20 май 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Мошенниклар ешрак кемне алдый?
Россия банкының Татарстан буенча Милли банк бүлекчәсенең икътисад бүлеге башлыгы Елена Кирсанова кырыгалдарлар тозагына эләгүчеләрнең уртача портреты белән таныштырды.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Татарстан делегациясенең Золотое шәһәрендәге эш сәфәре турында хәбәр итте
Татарстан Республикасы делегациясе Луганск халык республикасының Золотое шәһәрендә дә булды. Бу хакта Рөстәм Миңнеханов МАКС каналында хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Татарстан медикларын «НОВАМЕД-2026» форумы кысасында Олимпиадада катнашырга чакыралар
«НОВАМЕД-2026» медицина эшләнмәләре әйләнеше» VI Бөтенроссия форумы кысасында Россия төбәкләренең медицина хезмәткәрләре арасында олимпиада үткәреләчәк. Чара Казанда узачак. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, олимпиадада катнашуга заявкалар 16 июньгә кадәр кабул ителә.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов КХРның Казандагы Генераль консулы Сян Бо әфәнде белән очрашты
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы Сян Бо әфәнде белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Республикада коммуналь челтәрләрнең 34 проценты тузган
Татарстанда коммуналь челтәрләрнең гомуми озынлыгы 27,7 мең чакрымнан артып китә. Шуның өчтән бере тузган. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин әйтте.
-
Яңалыклар
Татарстанда 4 ай эчендә мошенниклар 1,5 миллиард сумга якын акча урлаган
– Бу елның 4 ае буенча исәпләсәк, республикада мошенникларга бәйле вазгыять киеренке булудан туктамый, – дип хәбәр итте Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Киберҗинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсе вәкиле Рәдис Йосыпов. – Шушы вакыт аралыгында кырыгалдарлар миллиард ярым сумнан артык акча үзләштергән.
-
Яңалыклар
Узган җылылык бирү сезонында 4,3 мең авария теркәлгән
2025-2026 еллар җылылык бирү сезонында республиканың коммуналь хуҗалык тармагында 4,3 мең авария теркәлгән. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган җылылык бирү сезоны йомгакларына һәм киләсе сезонга әзерлеккә багышланган киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин әйтте.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов: «Луганск Халык Республикасындагы эшебез – шәһәрләрнең киләчәген торгызу»
ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм Аппарат җитәкчесе Әсгать Сәфәров ЛХРда Татарстан карамагындагы шәһәрләрдә булдылар. Бу хакта ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов МАКС каналында хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Мошенниклар шәһәр халкын алдау буенча яңа ысул куллана
Сезонга бәйле алдау сәбәпләренә халыкның җиңел ияреп китә торган чоры хәзер, дип кисәтте Татарстанның Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев.
-
Яңалыклар
Айзатуллин: «Узган кыш алдагысыннан салкынрак булды»
Татарстанда узган кыш алдагысыннан салкынрак булды. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин әйтте.
-
Яңалыклар
Узган җылылык бирү сезоны 246 көн дәвам иткән
2025/2026 елларда җылылык бирү сезоны 246 көн дәвам иткән. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин әйтте.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнехановка кадрлар белән тәэмин итү һәм цифрлы трансформация проекты тәкъдим ителде
Казанда Рөстәм Миңнехановка «Кешеләр һәм технологияләр: цифрлы трансформациянең бердәм көн тәртибе» проекты тәкъдим ителде.
-
Яңалыклар
Яшь буынның киләчәктә нинди пенсиягә исәп тота алулары турында сөйләделәр
Зумерлар буынының (интернет, цифрлы технологияләр, социаль челтәрләр нык үскән чорда – 1997-2010 еллар аралыгында туганнарны шулай атыйлар) киләчәктәге пенсиясе күләме, уртача кереме 60 мең сум булып, 38 еллык эш стажы туплаган ир-атлар өчен – 23 942 сум, 35 еллык хезмәт стажы туплаган хатын-кызлар өчен – 22 852 сум тәшкил итәргә мөмкин.
-
Яңалыклар
Юрист «тере» акча белән түләгәндә ташлама ясаучыларның авыр хәлдә калырга мөмкин булуын аңлатты
Сатучы шул ук бер товарга, түләү ысулына карап кына, төрле бәя билгели алмый. Юрист Мария Стрельчик «РИА Новости» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип искә төшергән.
-
Яңалыклар
Казан янындагы бистәдә мотоциклда яшь кыз үлеменә китергән юл һәлакәте булды